- итәк
- 1. Күлмәк, алъяпкыч, пальто һ. б. ш. ның билдән түбәнге өлеше 2. Юбка 3. Киемнең алды; тез, ал бер итәк чикләвек 4. Биек нәрсәнең түбәнгә таба сөзәкләнеп җәелеп киткән аскы кырые, чите кыя итәге 5. Урман, болын, күк һ. б. ш. кырые офык итәге 6. Диңгез, елга, океан яры. ИТӘК АСТАРЫ – Әдеп. ИТӘК САЛУ – Күлмәкнең түбәнге өлешенә бериш яки башка тукымадан бала итәк тегү. ИТӘК ТОТУ – 1. Итәк салу 2. күч. Ялагайлану
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.